Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2019, 14:57

Иркутскида ташкыннар

Иркутск өлкәсенең кайбер районнарын су баскан. Мондый афәт койма яңгырлардан соң башланган. Андый хәл 180 елга бер генә була икән. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. 29 июньдә Владимир Путин Иркутск өлкәсенә килде һәм киңәшмә үткәрде. #ВладимирПутин

Аеруча Нижнеудински, Тайшет, Тулун, Чун районнары зыян күргән. Кызганычка каршы, кешеләр дә һәлак булган. Дистәләрчә торлак пунктлар су астында калган, юллар, коммуналь инфраструктура өзелгән.
Әлбәттә инде, өлкәгә кичекмәстән ярдәм кирәк. Президент әйтүенчә, иң тәүдә каза күрүчеләргә тиешле мәгълүматны җиткерергә, вакытлы урнашу пунктларының, медицина пунктының кайда урнашканын, эчәр су, азык-төлек, даруларны каян алып булганын әйтү мотлак.
Ул шулай ук төбәк һәм урындагы хакимият органнарының халык белән даими бәйләнештә булуын таләп итте.
Ташкын һаман тукталмый, димәк, яңа ярдәм пунктлары, аларны җиһазлау кирәгәчәк.
Каза күрүчеләргә матди түләүләрне тиз арада оештырырга кушылды. Балаларны ял лагерьларына җибәрүне оештырырга тәкъдим ителде. Җаваплы кешеләргә эпидемиологик ситуацияне, кибетләрдәге бәяләрне контрольдә тоту, төзелеш өчен кирәк-яракны алдан ук әзерләп кую кирәклеге әйтелде.
Фото: http://www.ogirk.ru/
Читайте нас: