Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2019, 11:16

Лондон Вашингтоннан салкынрак

Лондонның Мәскәүгә сәясәте шул килеш кала. Мэй Путинга мөнәсәбәтләрне яхшыртырга җыенмавын белдерде.

Лондон Вашингтоннан салкынрак
Лондонның Мәскәүгә сәясәте шул килеш кала. Мэй Путинга мөнәсәбәтләрне яхшыртырга җыенмавын белдерде.
Зур егермелек кысасында узган саммитта Русия Президенты Владимир Путин һәм Бөекбритания премьеры Тереза Мэй очрашуы Путин-Трамп сөйләшүенә караганда башка яссылыкта барды.
Бөекбритания премьер-министры сөйлшү башлану белән Русия чит дәүләтләр эшенә “дошманнарча тыкшынуын”, киберһөҗүмнәрен һәм дезинформацияләрен туктатмый торып, ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкин түгеллеген белдерде.
Русия Президенты Владимир Путин белән АКШ Президенты Дональд Трамп сөйләшүе күпкә уңышлы булды. Бу хакта Русия Президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренчә, ике ил арасында диалог булдыру теләге уңай бара.
Русиянең Чит ил эшләре министры Сергей Лавров та очрашу турында үз фикерләрен белдерде:
– Атом-төш кораллы ике ил халыкара хәвефсезлек мәсьәләләрендә төп урынны билгели. Президентлар дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр яхшыруга бар дөнья өмет итүен билгеләде,– диде Сергей Лавров.
Русия һәм АКШ Президентлары арасындагы сөйләшү 1 сәгать 20 минут дәвам иткән иде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: