Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2019, 11:25

Эшкуарларга салым мәсьәләләре буенча яңа кануннар кирәк

Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектына ярашлы, кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка зур мөмкинчелекләр бирелә. Башкортстанда кече һәм урта бизнес өлеше 40 процент тәшкил итә. Бу хакта республика парламенты рәисе Константин Толкачев Казанда узган кануннар чыгаручылар Ассоциациясе утырышында белдерде.

– 2018 елда урта һәм кече эшкуарлыкка ярдәм итү өчен казнадан 350 миллион сум акча бүленде. Узган елны шулай ук 405 миллион сумлык 240 микрозайм да бүленгән.
Спикер сүзләренчә, урта һәм кече бизнеска ярдәм итүгә карамастан, кешеләр эшкуарлыкка әзер түгел. Моның өчен кануннарны үзгәртү кирәк.
– Кешеләрне өстәмә кызыксындыру чаралары эшләргә кирәк. Аеруча салымнар мәсьәләсендә, – диде Константин Толкачев. Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе теркәлми эшләүче эшкуарларга штрафларны арттыру кирәклеген дә күтәрде:
– Төбәкләрнең үсеше шәхси башлангычларга, тырыш, булдыклы кешеләргә бәйле. Шуңа Русия икътисадында кече һәм урта эшкуарлык үсеше өстенлекле мәсьәләләрдән санала,– диде Константин Толкачев.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: