Үзара сөйләшүнең үзәгендә дөнья халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләр – сәүдә, коммерция, коралсызлану, протекционизм һәм башкалар торды. Ике җитәкче Иран, Сирия, Әфганстан, Венесуэла, Украинага кагылышлы мәсьәләрне уртага салып сөйләште. Русия һәм АКШ лидерларының уртак фикеренчә, үзара мөнәсәбәтләрнең яхшыруы ике ил өчен дә, бөтен дөнья өчен дә бары тик файдага гына булачак, Җир шарында стратегик стабильлекне ныгыту өчен хезмәт итәчәк.