Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 15:28

УФАДА V БӨТЕНДӨНЬЯ БАШКОРТЛАРЫ КОРЫЛТАЕ АЧЫЛДЫ!

Уфаның «Торатау» конгресс-холлы бинасында Бөтендөнья башкортларының V Корылтае үз эшен башлап җибәрде. Аның эшендә халык тарафыннан сайланган 600дән артык делегат катнаша. Шуларның яртысы диярлек — Башкортстаннан, 157се – Русиянең төрле төбәкләреннән, 50се 21 чит илдән – АКШтан, Швейцариядән, Голландиядән, Монакодан, Израильдән, Латвиядән һәм башка илләрдән килгән. Мәртәбәле форум ике көн дәвам итәчәк.

Җыенның көн тәртибендәге төп мәсьәлә — башкорт халкының 2050 елга кадәрге үсеш стратегиясе концепциясен тикшерү һәм раслау.
Җыенны Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, профессор Рәшит Шәкүр ачып җибәрде. Корылтай барышында Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясап, башкорт халкын берләшергә, туган телне сакларга, үз тарихы белән горурланырга, эчкечелек афәтеннән котылырга чакырды. Бер үк вакытта ул Уфаның Совет мәйданына 112нче Башкорт атлы дивизиясе командиры, генерал Миңнегали Шайморатовка һәйкәл куелачагын белдерде һәм Корылтай әгъзаларын бу эшне бергә башкарып чыгарга өндәде.
Корылтай үз эшен дәвам итә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: