Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2019, 11:58

Юллар яхшырмакчы

Кремльнең Георгий залында 26 июньдә Дәүләт советы утырышы үтте. Аңа Владимир Путин рәислек итте. Утырыш илебездәге иң мөһим проблемаларның берсенә – автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә багышланды. #ВладимирПутин

Президент билгеләвенчә, юллар челтәрен үстерү, юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча максатлар һәм бурычлар гомумдәүләт проектларында үз урынын алган. Ләкин бүгенге көнгә илдә югары сыйфатлы юллар, кызганычка каршы, элеккечә үк, җитәрлек түгел. Дөрес, соңгы 4 елда 1че категория юлларның гомум озынлыгы 2423 километрга арткан. Һәм бу үзгәреш нигездә федераль трассаларга карый. Ягъни федераль трассаларның 80 проценты канәгатьләнерлек дәрәҗәдә. 2010 елда бу күрсәткеч 38,6 процент кына иде. Ә менә региональ дәрәҗәдәге юлларның яртысы да беренче категориягә эләгә алмый.
Владимир Владимирович юл хуҗалыгында системалы үзгәрешләргә ирешү өчен һәр төбәкнең тиешле программа әзерләргә һәм кабул итәргә тиешлеген билгелде. Аның реаль җирлекле һәм 2024 елга кадәр уйланылган булуы мотлак. Бу очракта төзүчеләр эшне планлаштыра, кыйммәтле техника ала, төзелеш материаллары туплый, белгечләр һәм яңа технологияләр җәлеп итә ала.
Читайте нас: