Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2019, 13:16

Туңдырманы үзебез ясыйк!

Җылы, рәхәт көннәр җитте. Мондый көннәрдә гел туңдырма ашыйсы килеп тора! Әйдәгез, аны үзебез ясыйбыз!

Җылы, рәхәт көннәр җитте. Мондый көннәрдә гел туңдырма ашыйсы килеп тора! Әйдәгез, аны үзебез ясыйбыз!
Рецепт №1Дөрес тукланучылар өчен
1 бананны әрчеп, төнгә туңдыргычка (морозильник) куябыз. Иртән алып турыйбыз һәм блендерга салып әйләндерәбез. Аннары чирек авокадо, 1 кашык салкын сөт өсте (сливки) салып, тагын бер әйләндереп алабыз. Бераз гына шикәр, туңдырылган җиләк-җимеш өстәргә мөмкин.
Рецепт №2
Йомыркасыз туңдырма
1 плитка шоколадны эретәбез. Аннары 300 мл сгущенка һәм майлы сөт өстен (сливки) блендер белән болгатабыз. Шуның өстенә акрынлап кына эретелгән шоколадны агызабыз, вак итеп сындырылган шоколадлы печенье салабыз һәм тагын болгатабыз. Шушы массаны махсус формаларга салабыз (булмаса, теләсә нинди кечерәк савыт та ярый) һәм туңдыргычка (морозильник) алып куябыз.
Рецепт №3
Җиләк-җимешле туңдырма
Мондый туңдырма өчен туңдырылган җиләк-җимеш (җиләк, чия һ.б.) кирәк була. Аларны блендерга салабыз, артык майлы булмаган ярты стакан йогурт өстибез, тәменчә шикәр, бал салабыз. Барысын да блендерда әйләндерәбез. Кечкенә касәгә салып, 2 сәгатькә суытырга куябыз.
Рецепт №4
Лимонлы туңдырма
1 лимонның сутын сыгабыз. Йомырканың сарысын (7 данә) шикәр пудрасы белән блендерда болгатабыз. 500 мл сөт өстен (сливки) блендерда аерым болгатабыз. Аңа акрынлап кына лимон суты агызабыз, болгатабыз. Сөт өстен йомырка сарысына салып, агач кашык белән акрынлап кына бутыйбыз. Массаны формага салыбыз һәм 12 сәгатькә туңдыргычка (морозильник) куябыз.
Читайте нас: