26 июньдә Уфада Русия Федерациясенең Дәүләт Советы утырышы үтәчәк. Аның эшендә ил Президенты Владимир Путинның да катнашыр дип көтелә. Бу хакта дүшәмбе көнне узган опреатив киңәшмәдән соң Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Киңәшмә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановның чыгышын тыңлауга багышланган иде.
Күзәтүчеләр билгеләвенчә, Русия Дәүләт Советының Уфадагы утырышы да илдәге транспорт инфраструктурасын үстерүгә багышланырга тиеш. Башкалабызга илнең күпчелек төбәк җитәкчеләре җыелган җыенда бу юнәлештәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү юллары тикшереләчәк, яңа максатлар билгеләнәчәк.
Владимир Путинның Уфага килүе аның бүгенге көндә Башкортстан җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тоткан курска теләктәшлек белдерү билгесе дә булып торырга тиеш. Чөнки Радий Хәбиров җитәкчелеккә килгәч, республика инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә алдынгы урыннарга чыкты, Уфа акрынлап халыкара мәдәни һәм туристик үзәккә әверелеп бара, кешеләрдә киләчәккә өмет уяна.