Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2019, 17:21

“ТУЛПАР”НЫҢ АДАШЫ БАР!

Кичә Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар балаларының “Сәләт-Тулпар” дип аталган җәйге ял аланы үз эшен башлады."Туймазинский вестник" Интернет-сәхифәсе фотосы.

Кичә Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар балаларының “Сәләт-Тулпар” дип аталган җәйге ял аланы үз эшен башлады.
Күренекле меценат, җәмәгать эшлеклесе, композитор Фәнир ГАЛИМОВның матди ярдәме белән төзелгән яңа лагерь корпуслары 80 баланы кабул итүгә исәпләнгән. Аларны 8 әйдаман җитәкләячәк. Әйдаманнар, нигездә, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары.
Яңа аланның төп юнәлеше – иҗади. Биредә балалар тәҗрибәле остазлары белән вокал, актерлык осталыгы, татар теле буенча остаханәләр үтәчәк, Сабан туенда көч сынашачак, спорт ярышларында катнашачак.
Биредә шулай ук төрле кызыклы очрашулар, “Нәрсә, кайда, кайчан”, “Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгеләре узарга тиеш. Аланның төп максаты – яшүсмерләрнең интеллектуаль һəм иҗади потенциалын үстерү.
“Сәләт-Тулпар”ның эше 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башта яшүсмерләр атна буена “Бабай утары”нда төрле тренинглар, күнекмәләр үтәчәк, аннары Татарстанның Алексеевский районында узачак “Сәләт-Биләр” форумына юлланачак.
Аланның директоры Булат ЧЕПЕКОВ белдерүенчә, быел Туймазы җиренә Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның республикабыз белән чиктәш районнарыннан, Әлмәт каласыннан килгән яшүсмерләр җыелган.
Әле үз эшен башлап кына җибәргән яңа аланга быел 25 яшен тутыручы адашы – "Тулпар" журналы исеменнән уңышлар телибез һәм киләчәктә ул республикадагы татар балаларының фикри-мәдәни үзәгенә әверелеп, милли элита тәрбияләүгә үз өлешен кертер, дигән өметтә калабыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: