Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2019, 14:11

Мәскәү уңайлыклары Уфага килешерме?

Мәскәүлеләр күптән инде транспорт карталары куллана. Метро булсынмы, автобусмы – картаңны махсус терминалга "укытасың" да, билет алынган, юл хакы түләнгән дигән сүз. Сумкаңны, акча янчыгыңны әйләндереп, тиеннәр эзлисе, кондуктор я водительдән "сдача" көтәсе юк. Шундый уңайлыклар Башкортстанга да килмәкче! Сатуга "АЛГА" транспорт карталары чыга.

Кичә, 24 июньдә, Башкортстанда "Алга" бердәм транспорт картасы сатуга чыкты. Аны 1 июльдән "Башавтотранс"ның, шулай ук шәхси компанияләрнең автобусларында, шул исәптән шәһәр яны автобусларында, трамвай, троллейбусларда кулланып булачак. .
Гостранс башлыгы Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу карталарны кабул итү терминаллары 1 июльгә —2 мең, 1 августта — 3,5 мең, 1 сентябрьгә — 5,5 мең автобус һәм маршрут автобусына куелачак.
Комитет 200 мең "Алга" картасына заказ биргән. Аларны 50 сумга автобусларда, "Уфа-Печать" киоскларда,
Сбербанк бүлекләрендә, зур тукталышларда, "Бәйрәм", "Башспирт", "Альдо", "Батыр" кибетләрендә алып булачак. Картларга акча "Сбербанк-онлайн", "Уралсиб" интернет-банкы һәм хезмәтләндерү пунктларында салыначак.
Ә 1 сентябрьдән "сәгатьлек" тариф кертелер дип көтелә, ягъни, Уфа шәһәренең сузылып урнашуын исәпкә алып, бер билет белән бер сәгать ярым эчендә берничә автобуска утыру мөмкин булачак. Бер билетлык, айлык, еллык карталар ясалачак. Шулай ук 1 сентябрьдән картаның мобиль кушымтасы эшли башлаячак, анда балансны, сәяхәтләрнең санын белеп булачак.
Карта бөтен республикада кулланылыр һәм аны куллану акча түләп билет алуга караганда арзанрак булыр дип көтелә.
Фото: Гостранс РБ
Читайте нас: