Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2019, 11:55

Президент ни өчен оялган?

Дмитрий Песков: “Туры элемтә” барышында Президент үзенең ни өчен оялуы һәм моны оныта алмавы турында сөйләде.

Владимир Путинның халык белән “туры элемтә”се 17нче ел рәттән оештырыла. Быел да В. Путинга миллион ярымнан артык сорау юллаганнар иде. Әлеге чараның ничек үтүе турында матбугат чараларында фикерләр күренә башлады.
Матбугат сәркатибе Дмитрий Песков "Россия-1" каналында "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруында катнашып, Президентның халык белән туры элемтәсенә бәя биреп, шуны билгеләде: Владимир Путин гражданнарның сорауларына ихлас җавап бирде һәм үз өстендә җитди җаваплылык тоя.
Күпләр исәпкә алгандыр: “Туры элемтә” барышында Президент үзенең ни өчен оялуы һәм моны оныта алмавы турында сөйләп киткән иде. 2000 елларда өлкән яшьтәге бер хатын, тезләнеп, аңа үтенеч язылган кәгазь тапшырган булган. Владимир Владимирович аны ярдәмчеләренә биргән. Ләкин бу кәгазьне югалтканнар. “Ничек кенә булмасын, записканы югалткан кеше бүтән нәрсәне югалтмаган. Президент мондый мәсәләдә таләпчән. Ә теге ханым башка мөрәҗәгать итмәгән”, – дип сөйләде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.
#ВладимирПутин
Фото: https://www.rbc.ru.
Читайте нас: