Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2019, 17:23

ВЛАДИМИР ПУТИН МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАУЧЫЛАРГА АК ЮЛЛАР ТЕЛӘДЕ

Быел илебез мәктәпләрен 663,3 мең 11нче сыйныф укучысы тәмамлый. 20-24 июнь аралыгында Русия мәктәпләренең күпчелегендә чыгарылыш кичәләре үтәчәк.Шул уңайдан Президент Владимир Путин өлгергәнлек аттестаты алучыларны тәбрикләп, аларга махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. #ВладимирПутин

Быел илебез мәктәпләрен 663,3 мең 11нче сыйныф укучысы тәмамлый. 20-24 июнь аралыгында Русия мәктәпләренең күпчелегендә чыгарылыш кичәләре үтәчәк.
Шул уңайдан Президент Владимир Путин өлгергәнлек аттестаты алучыларны тәбрикләп, аларга махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
“Иң мөһиме – булачак һөнәрегезне ачыклап, күңелегезгә яткан уку йортына укырга керегез һәм белемле, һәркайда да кирәкле белгечләр булып чыгыгыз, – дип әйтелә мөрәҗәгатьтә. – Сайлаган һөнәрегезнең сезгә туры килүе һәм күңелегезгә ятуы аеруча мөһим. Бары тик шул очракта гына сез үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны, талантларыгызны һәм мөмкинлекләрегезне тормышка ашырып, җитди карарларга килеп, Русиянең үсешенә үз өлешегезне кертә алачаксыз, илнең киләчәге өчен җаваплы чын гражданнары булып җитлегәчәксез. Бөек Ватаныгыз өчен горурлык хисе кичерсәгез, ул да сезнең казанышларыгыз, алдынгы белемегез, кыю ачышларыгыз, Русияне дөньяда иң алдынгы рубежларга чыгарырлык яшьлек энергиягез белән горурланачак!” – диде Русия Президенты.
Владимир Путин шулай ук мәктәп укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйтте һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын аларны онытмаска чакырды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: