Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2019, 12:24

Дольщиклар турындагы сорауга В. Путин нинди җавап биргән?

20нче июньдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән “туры элемтә” оештырылды. Анда Президент халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Телекүпердән соң ул матбугат вәкилләре белән аралашты.#ВладимирПутин

20нче июньдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән “туры элемтә” оештырылды. Анда Президент халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Телекүпердән соң ул матбугат вәкилләре белән аралашты.
Мондый чара 17нче ел рәттән ел саен оештырыла һәм телеканаллар, радио аша халыкка җиткерелә.
Быел В. Путинга миллион ярымнан артык сорау юллаганнар. Сорауларның иң күбесе торлак, эш хакы кебек иҗтимагый өлкәгә караган. Мисалга, ун мең сумлык хезмәт хакына зарланучылар булган. Андый очракларны тикшерергә кушылды, чөнки эш хакы минималь хезмәт хакыннан азрак булырга тиеш түгел.
Президентның журналистларга җавапларын аның рәсми сайтыннан (http://kremlin.ru/events/president/news/60797) укырга була.
Торлак алуда алданучыларның (дольщик) сорауларына, мәсәлән, Владимир Владимирович болай дип җавап бирде: “Бу проблеманы чишү җиңел түгел. Ул Федерациягә генә түгел, регионнарга да кагыла. Беренчедән, аларның барысын да ачыкларга, ни сәбәпле бу хәл килеп чыгуын ныклап аңларга кирәк. Бу эш бара. Шулай ук төбәк һәм федераль бюджетлар катнашлыгында халыкны торлак белән тәэмин итү эше дә бара. Без бу җәһәттән тиешле ресурсларны салабыз һәм, һичшиксез, эшне азагына җиткерәчәкбез”.
#ВладимирПутин
Читайте нас: