Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2019, 00:18

УФАНЫҢ КАШКАДАН ПАРКЫНДА СПОРТ БӘЙРӘМЕ ҮТТЕ!

«Open Air» («Ачык һавада күнекмә») дип аталган чараны бүген кичен башкаланың Сипайлово бистәсендә урнашкан Korolef Fitness клубы оештырды.

«Open Air» («Ачык һавада күнекмә») дип аталган чараны бүген кичен башкаланың Сипайлово бистәсендә урнашкан Korolef Fitness клубы оештырды.
Халыкның сәламәтлеген яхшырту, гомерен озайту – дәүләт алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Шөкер, соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүчеләр, хәмердән, тәмәкедән баш тартып, сәламәт тормыш рәвешенә күчүчеләр бермә-бер артты. Моны бүген кичен Уфаның Сипайлово бистәсендәге Кашкадан паркында узган «Open Air» («Ачык һавада күнекмә») чарасы тагын бер тапкыр раслады. Korolef Fitness клубы оештырган күнекмәгә бихисап күп халык җыелган иде.
Күнекмәләр биш мәйданчыкта узды. «Zumba» мәйданчыгына спорт биюләрен сөючеләр килсә, «Pump» һәм «CrossFit» мәйданчыкларына төрле авырлыклар (штанга, гер) белән шөгыльләнүчеләр җыелды. «Mix-Fight» мәйданчыгында исә интенсив хәрәкәт сөючеләр үзләрен сынады. Балалар мәйданчыгында әти-әниләренә ияреп килгән кечкенәләрне төрле әкият геройлары уен рәвешендә спорт күнекмәләренә җәлеп итте.
Чара ахырында лототронда Korolef Fitness клубында бер ел бушка шөгыльләнү хокукын бирүче өч сертификат уйнатылды.
Киләсе «Open Air» («Ачык һавада күнекмә») шунда ук июль аенда үтәргә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: