Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2019, 20:06

ТАТАР СТУДЕНТЛАРЫ ДИПЛОМ ЯКЛЫЙ!

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен яклау узды. Дәүләт комиссиясе каршында читтән торып укучы җиде кыз сынау тотты. Диплом эшләренең өчесе – әдәбият, дүртесе тел гыйлеме буенча язылган иде. Яклаучылар арасында “Тулпар” журналының даими авторы, яшь прозаик Рузанна КАЮМОВА (КАШАПОВА) да бар иде. Ул “Совет чорыннан соңгы татар прозасында постмодернизм” темасына үзенең беренче фәнни хезмәтен язган. Җитәкчесе – “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Рузаннаның хезмәте иң яхшылардан дип табылды. Авторыбызны уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Гомумән, диплом эшләре үзләренең тематик төрлелеге, тел белән әдәбиятның тыгыз бәйләнеше белән таң калдырды. Мәсәлән, ике диплом танылган шагыйрьләр Рәдиф ГАТАШ һәм Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНАның тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган иде. Шулай ук Галимҗан Ибраһимов, Дәрдемәнд кебек бөекләребезнең иҗаты да студентлар игътибарыннан читтә калмады. Билгеләр дә лаеклы булды: биш кыз – “бишле”гә, икесе “дүртле”гә яклады. Нәтиҗәдә, алар һәммәсе дә “бакалавр” дәрәҗәсен алды. Ләкин алар моның белән генә тукталып калмыйча, белемнәрен БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы карамагындагы магистратурада дәвам итәргә җыена.
26 июньдә дәүләт комиссиясе каршында көндезге бүлек студентлары сынау тотачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: