Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2019, 17:31

Эчеп рульгә утырганчы йөз кат уйла!

Дәүләт-хокук идәрәсе белешмәсенә ярашлы, "Русия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 263 һәм 264 маддәләрендә каралган гамәлләр (исерек халәттә саксызлык нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зарар салу яисә үлемгә китерү) өчен җаваплылык кырыслатыла. Бу гамәлләр, алар аркасында ике яки күбрәк кеше һәлак булса, авыр җинаять булып саналачак һәм 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә китерәчәк. #ВладимирПутин

Президентның эш графигы белән танышу өчен http://kremlin.ru/ рәсми сайты тәүчыганак булып тора.
17 июньдәге яңалыклар:
- «Гадел Русия» партиясе лидеры Сергей Миронов белән очрашу;
- Тажикистан Президенты Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләшү;
- Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән телефоннан сөйләшү.
Шулай ук 17 июньдә Владимир Путин берничә законны имзалады.
Күпчелек өчен мөһим законнарның берсе — "Русия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон.
Ул юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәм транспортны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу өчен җаваплылыкны көчәйтә.
Бу Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 30 маенда кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 11 июньдә расланган иде. Ул 28 июньдә көченә керәчәк.
Дәүләт-хокук идәрәсе белешмәсенә ярашлы, "Русия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 263 һәм 264 маддәләрендә каралган гамәлләр (исерек халәттә саксызлык нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зарар салу яисә үлемгә китерү) өчен җаваплылык кырыслатыла. Бу гамәлләр, алар аркасында ике яки күбрәк кеше һәлак булса, авыр җинаять булып саналачак һәм 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә китерәчәк.
Д.Сөләйманова әзерләде.
Фоточыганк: http://www.garant.ru/news/1277773/
#ВладимирПутин
Читайте нас: