Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2019, 15:05

Кичә Бишкәктә ШОС илләре лидерлары очрашты

Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы (ШОС) саммитында катнашты.#ВладимирПутин

Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы (ШОС) саммитында булды.
Саммитта катнашучылар эшчәнлекнең хәзерге торышы белән таныштылар һәм киләчәккә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карадылар.
Моннан тыш Әфганстан һәм Сүриядәге хәлләр, иранской атом-төш программасы хакында сүз булды.
Утырыш алдыннан ШОС илләре (Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Пакстан, Русия, Таҗикистан, Үзбәкстан) лидерлары бергәләп фотога төште.
Соңрак утырыш киңәйтелгән составта дәвам итте. Анда күзәтүче илләр (Әфганстан, Белоруссия, Иран, Монголия) делегацияләре башлыклары, БМО, БДБ, Евразэс вәкилләре катнашты.
Саммитның төп документы – Бишкәк декларациясе. Анда ШОСның үсеш юллары билгеләнгән, дәүләт-әгъзаларның актуаль төбәк һәм халыкара проблемалар буенча позициясе чагылдырылган.
Фото: http://kremlin.ru/events/president/news/60749
#ВладимирПутин
Д. Сөләйманова әзерләде.
Читайте нас: