Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2019, 10:45

БҮГЕН – МАТБУГАТ КӨНЕ!

Башкортстанда бүген билгеләнүче бәйрәм 1917 елның 14 июнендә “Башкорт иттифаки бюросы” гәзитенең тәүге саны табадан төшүе белән бәйле. Ул яңа оешкан башкорт милли хәрәкәтенең матбугат органы буларак басыла. Дөрес, аның тәүге саны соңгысы да була. Нәкъ бер айдан башкорт телендә “Башкорт” гәзите даими нәшер ителә башлый. 1998 елда Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның указы белән бу көн “Матбугат көне” дип игълан ителә. Республикада әлеге бәйрәм булдырылуга быел инде 21 ел тулды.

Русиядә тәүге гәзит Петр I заманында 1703 елда нәшер ителсә, Башкортстанда матбугат тарихы 1838 елдан исәпләнә. Нәкъ шул елның 1 гыйнварында Уфада “Оренбургские губернские ведомости” дигән атналык гәзит чыга башлый. 1865 елда, Ырынбур губернасы Уфа һәм Ырынбур губерналарына бүленгәннән соң, әлеге гәзит “Уфимские губернские ведомости” булып китә.
Совет чорында озак еллар дәвамында 5 май Матбугат көне булып исәпләнелде. Бу РКП(б) Үзәк Комитетының үзәк хәбәр чарасы булган “Правда” гәзитенең 1912 елның 5 маенда чыга башлавы белән бәйле иде.
Милли матбугатка килгәндә, төрки телләрдәге беренче басма кырым-татар телендә 1883 елның 10 апрелендә басылып чыга. “Тәрҗеман” – 1883-1918 елларда Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә кырым-татар һәм урыс (1905 елга кадәр) телләрендә нәшер ителгән әдәби-сәяси һәм фәнни газета. Ул 12 илдә (Русия империясе, Төркия, Мисыр, Иран, Һиндстан һ.б.) таратыла.
Гәзитне гамәлгә күренекле мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) куя. 1914 елдан нәшире — Рифат Гаспралы, мөхәррире — Хәсән Айвазов. Гәзит бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. 1905 елгы Беренче урыс революциясе барышында кабул ителгән “Ирек турындагы манифест”та патша сүз иреген дә игълан итә. Шуннан соң татар телендәге матбугат ирекле сулыш ала, Казан, Уфа, Ырынбур, Оры һәм башка шәһәрләрдә нәшер ителә башлый.
Башкортстанда бүген билгеләнүче бәйрәм 1917 елның 14 июнендә “Башкорт иттифаки бюросы” гәзитенең тәүге саны табадан төшүе белән бәйле. Ул яңа оешкан башкорт милли хәрәкәтенең матбугат органы буларак басыла. Дөрес, аның тәүге саны соңгысы да була. Нәкъ бер айдан башкорт телендә “Башкорт” гәзите даими нәшер ителә башлый. 1998 елда Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның указы белән бу көн “Матбугат көне” дип игълан ителә. Республикада әлеге бәйрәм булдырылуга быел инде 21 ел тулды.
Бүген Башкортстанда алты телдә нәшер ителүче 80нән артык дәүләт басмасы 400 мең данә белән халыкка тарала. Республика Хөкүмәтенең 2014 елның 15 декабрендәге указы нигезендә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы оештырган “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортына башкалада, шәһәр-районнарда урнашкан 74 филиал керә. Гәзит-журналлар алты: башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә нәшер ителә. Матбугат чараларының 40 проценты тирәсе Уфада урнашкан.
“Кызыл таң” нәшрияты 101 еллык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” яшьләр һәи “Әллүки” балалар журналларын үз эченә ала. “Кызыл таң” гәзите – 5 меңнән, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары 2 меңнән артык тираж белән тарала. Сайтларыбыздагы, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат белән дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән кеше танышып бара. Бүген матбагаларыбызның электрон версияләрен үстерү, социаль челтәрләр аша тарату буенча зур эш башкарыла.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: