Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2019, 13:23

БАЛАЛАРГА – ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ!

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында мәгариф оешмалары алдына балалар ялын лаеклы рәвештә оештыру бурычын куйган иде. 12 июньдә башкаланың Рус драма театры каршында узган балалар бәйрәме, чын мәгънәсендә, дуслык тантанасына әверелде.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында мәгариф оешмалары алдына балалар ялын лаеклы рәвештә оештыру бурычын куйган иде. 12 июньдә башкаланың Рус драма театры каршында узган балалар бәйрәме, чын мәгънәсендә, дуслык тантанасына әверелде.
Иртә белән мәйдан төрле милләт балаларының тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Башкортлар, татарлар, чувашлар, украиннар, поляклар – нинди генә милләт юк иде монда! Моның сере гади – сәхнә янында ук башкаланың төрле милли якшәмбе мәктәпләре үз күргәзмәләрен оештырып, үз халыкларының аш-суларын, җыр-моңнарын тамашачыларга тәкъдим итеп күңел ача иде! Татар балалары аеруча актив булды – Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбенең “Тере чишмәләр” фольклор төркеме һәм “Ләйсән” халык биюе ансамбленең чыгышларын тамашачылар алкышлар белән кабул итте. Ленин районының беренче Татар якшәмбе мәктәбе һәм Орджоникидзе районының "Дебют" үзәгендә эшләп килгән Татар якшәмбе мәктәбе бүлегендә шөгыльләнүчеләр күрсәткән фольклор бәйрәме исә безне ерак тарихыбызга алып кайтып китте. Шуңа өстәп, чатырларга кергән кунаклар чәк-чәк һәм хуш исле чәй белән сыйланып чыгып китә ала иде.
Ә якшәмбе мәктәпләре урнашкан җирдән ерак түгел, Уфаның өстәмә белем бирү оешмалары – музыка, сәнгать, спорт мәктәпләрендә белем алучылар үз осталыкларын күрсәтә иде. Баян, скрипка моңнары күңелләрне үзенә арбап әллә кайларга алып китте, балалар төшергән картиналарны карап, тамашачылар да гамьсез сабый чакларына әйләнеп кайтты. Әйткәндәй, балаларның һәм өлкәннәрнең шатлыгын Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Уфа мэры Өлфәт Мостафин уртаклашты.
Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте. Табигать тә балаларның шатлыгын уртаклашты: кояш көлде, артык эссе дә булмады, бер тамчы яңгыр да яумады. Кичен исә малай-кызлар әти-әниләре белән “Ватан” этнопаркы каршында узган милли кием бәйрәменә юл тотты, “Евразия йөрәге” фестиваленең гала-концертын карады.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: