Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2019, 16:44

БӘЙРӘМ БҮГЕН!

Бүген бәйрәм. Русия көне! Ә Башкортстанда өчләтә бәйрәм. Уфа ныгытмасына нигез салынуга – 445 , Салават Юлаевның тууына – 265 ел. Мәскәү Кремлендә Дәүләт премияләрен тапшырдылар, Владимир Путиннан Радий Хәбиров исеменә Русия көне белән котлап телеграмма килгән, Радий Хәбиров Уфада бәйрәм чараларында катнашты.#ВладимирПутин

Бүген – Русия көне. Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка бу уңайдан котлау телеграммасы җибәргән.
Радий Хәбиров исеменә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Федераль Җыелышның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да котлау телеграммалары юллаган.
Бәйрәм уңаеннан Кремльнең Зур сараенда В.Путин, гадәттәгечә, фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать, гуманитар эшчәнлек өлкәләрендә зур уңышларга ирешүчеләргә 2018 елда бирелгән Дәүләт премияләре тапшырды.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ә Дуслык монументына, Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды, Уфа җитәкчелеге белән бергә М. Гафури исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында булды, В. Ленин исемендәге мәйдандагы күргәзмәләрдә, «Сәгать» фонтанын ачу тантанасында һәм башка чараларда катнашты.
#ВладимирПутин
Читайте нас: