Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2019, 17:04

Җиләкне пешерми генә ничек кайнатма ясарга?

Әлеге ысул белән ясалган чәй сые аеруча хуш исле һәм тәмле була. Ул кайбер башка йомшак җиләк-җимешне эшкәртү өчен дә кулай.

Әлеге ысул белән ясалган чәй сые аеруча хуш исле һәм тәмле була. Ул кайбер башка йомшак җиләк-җимешне эшкәртү өчен дә кулай.
2 килограмм җиләккә 1 килограмм шикәр комы, ярты стакан су кирәк.
Кайнатма өчен бик зур булмаган, өлгергән җиләкләр яхшы. Аларны чистартып юабыз һәм тирән мискә салабыз.
Икенче мистә 5-7 минут сироп кайнатабыз. Аны кайнар килеш җиләк өстенә коябыз. Ул сутын бүлеп чыгара. Суынгач, тишекле чүмеч ярдәмендә җиләкләрне сөзеп алабыз да сиропны янә кайнатып чыгарабыз.
Өч тапкыр шулай эшләгәннән соң кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга коябыз һәм калай капкачлар белән ябып, суынганчы юрганга төреп куябыз.
Мондый кайнатма бүлмә шартларында саклана.
Читайте нас: