Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2019, 13:52

ФОЛЬКЛОРИАДАГА – ЭНЦИКЛОПЕДИЯ

Төгәл ике ел элек, 2017 елның 1 июнендә Русия Президенты Владимир Путин Уфада VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү турында Указга кул куйган иде. Башкортстанда әлеге әһәмиятле чарага әзерлек эшләре кызганнан-кыза бара. Шундыйларның берсе – Фольклориада ачылуга «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен нәшер итү. #ВладимирПутин

Төгәл ике ел элек, 2017 елның 1 июнендә Русия Президенты Владимир Путин Уфада VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү турында Указга кул куйган иде. Башкортстанда әлеге әһәмиятле чарага әзерлек эшләре кызганнан-кыза бара.
Шундыйларның берсе – Фольклориада ачылуга «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен нәшер итү. Бу эш “Башкорт энциклопедиясе” гыйльми нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге энциклопедия ике телдә – русча һәм инглизчә дөнья күрергә тиеш. Биредә республикада 100 елдан артык компактлы рәвештә гомер кичергән халыклар турында этнографик мәгълүмат, аларның фольклор җәүһәрләре, йолалары, бәйрәмнәре турында белешмә урнаштырылырга тиеш. Шулай ук борын-борыннан урындагы халыктан фольклор ядкарьләрен җыючылар, бу өлкәдә эшләүче галимнәр, фольклор ансамбльләре, алар арасында үткәрелгән бәйге-конкурслар, милли музыка кораллары турында мәгълүмат та биредә урын алачак. Республикада гасырлар дәвамында яшәп, үзләренең саны һәм мәдәни байлыгы белән аерылып торучы алты милләткә – башкортларга, урысларга, татарларга, чувашларга, мариларга һәм удмуртларга энциклопедиядә аерым урын бүленәчәк. Гомумән алганда, республикада милли-мәдәни оешмалары булган бер генә халыкны да энциклопедия читтә калдырмаячак. Хезмәт яхшы кәгазьдә, төсле иллюстрацияләр белән бизәлеп басылырга тиеш.
29 майда “Башкорт энциклопедиясе” гыйльми нәшриятында әлеге хезмәтне әзерләүче эшлекле төркем утырышы узды. «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясенең баш мөхәррире һәм әлеге төркемнең җитәкчесе – танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Нәдершина. Том мөхәрририятенә республиканың күренекле галимнәре Мирас Иделбаев, Иван Карпухин, Гөлнур Хөсәенова, Розалия Солтангәрәева, Фәридә Галиева һәм башкалар кергән. “Башкортстан татарлары фольклоры” өлешен әзерләү эше “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус Фазлетдиновка йөкләтелгән.
«Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе барлыгы 667 гыйльми мәкаләне үз эченә алачак. Шуларның 389ы әзерләнеп, инде нәшриятка тапшырылган, калганнары өстендә кызу эш бара. Хезмәтнең караламасы июль уртасына тулаем әзер булып, инглиз теленә тәрҗемәчеләргә тапшырылырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: