Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2019, 13:22

БАШКОРТСТАНДА «ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК» АКЦИЯСЕНДӘ 420 МЕҢНӘН АРТЫК КЕШЕ КАТНАШТЫ

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий ХӘБИРОВ белдерде.Аңа кадәр Русия Президенты Владимир ПУТИН 9 майда ил буенча үткән "Үлемсез полк" акциясе турында фикерен белдергән иде. #ВладимирПутин

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий ХӘБИРОВ белдерде.
Аңа кадәр Русия Президенты Владимир ПУТИН 9 майда ил буенча үткән "Үлемсез полк" акциясе турында фикерен белдергән иде.
#ВладимирПутин
– Урамнар буйлап ветераннарның портретын тотып атлау – безнең тамырларыбызда да шушы яугирләрнең каны агуын, безнең геннарда да ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең кыйммәтләре барын аңлау ул. Шул рәвешле без алар кичергәнне кичерергә тырышабыз, без дә алар кебек була алуыбызны күрсәтәбез. Илгә ниндидер куркыныч янаса, без дә үзебезне шулай ук тотачагыбызны билгелибез, – диде ул.
Радий ХӘБИРОВ билгеләвенчә, республикада Җиңү көненә бәйле чаралар зур оешканлык белән үтте. Халык “Үлемсез полк” чараларына йөрәк кушуы буенча, рухи күтәренкелек, патриотлык хисләрен кичереп чыкты. Хокук бозу, тәртипсезлек очраклары бөтенләй теркәлмәгән.
Читайте нас: