Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2019, 10:29

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ – ФАТИХ КӘРИМ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ!

5нче апрельдә Бәләбәй шәһәрендә “Илһам чишмәләре – 2019” республика шигърият фестиваленең йомгаклау тантанасы узды. Аның кысаларында Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреатлары билгеләнде. “Татар әдәбияты” номинациясендә әлеге бүләккә хезмәттәшебез, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ лаек дип табылды. Премия аңа республикадагы татар әдәбият гыйлемен, фольклорын үстерүдәге казанышлары, шигърият өлкәсендәге эшчәнлеге өчен тапшырылды.

Хезмәттәшебездән тыш быел әлеге премиягә шагыйрьләр Зөфәр ВӘЛИТ (“Башкорт әдәбияты”), Геннадий ТИМОФЕЕВ (“Чуваш әдәбияты”) тәрҗемәче Сергей ЯНАКИ (“Рус әдәбияты”) һәм күпсанлы җыр текстлары авторы Рамил ЧУРАГУЛ (“Җырчы-шагыйрь”) лаек дип табылды.
“Илһам чишмәләре” шигърият фестивале Бәләбәй җирендә 1997нче елдан башлап үтә. Баштагы елларда ул ел саен уздырылса, соңрак ике елга бер үткәрелә башлады. Быелгы фестиваль – унҗиденчесе.
Читайте нас: