Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2019, 18:09

Туган җирем – Башкортстан!

Авыргазы районы Әпсәләм авыл китапханәсендә республиканың 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Авыргазы районы Әпсәләм авыл китапханәсендә республиканың 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Әлеге чараны “Мирас” клубы (җитәкчесе – Гөлдәр Аюпова) әгъзалары оештырды. Бәйрәмчә бизәлгән залга өлкәннәр дә, яшьләр дә бик күп җыелды. Кичә барышында туган җиребезгә мәдхия яңгырады, аның данлы үткәне, бүгенге казанышлары барланды. Төрле милләт җырлары башкарылды, шигырьләр укылды. Туган ягыбызның, авылыбызның бар гүзәллеген үзенә сыйдырган табигать һәйкәлләре, алар турында риваятьләр, легендалар искә алынды.
Авылдашларга котлау сүзе белән Өршәк авыл хакимияте башлыгы Рәмил Абдрахманов мөрәҗәгать итте. Республиканың 100 еллык тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде ул. “Бу әлегә матур башлангыч кына, алда тагы да бәйрәм тантаналары узачак” – дип белдерде Рәмил Исмәгыйль улы. Элекке китапханәче Фәнилә Манякова, яугир –интернационалист Таһир Зидихановның да чыгышлары урынлы һәм кызыклы булды.
Авылыбызның хезмәт ветераннары, “Мирас” клубы әгъзалары Фидаил Ибраһимов, Нурия Клявлина, Рәйсә Клявлиналар үзләренең кул эшләре хакында сөйләделәр. Ф.Ш. Ибраһимов тал чыбыгыннан көнкүрештә киң кулланылган кәрзиннәр үрү серен ачты. Н.З. Клявлина төрле ысуллар белән бәйләнгән япмалары хакында сөйләде. Р.М. Клявлина оныкчыгы Аязга оекбаш бәйли-бәйли борынгы озын көйгә халык җырларын башкарды. Бу чыгышлар бик мавыктыргыч булды.
Кичә Мостай Кәримнең “Каен яфрагы турында” шигыре белән башланып, акапелла белән башкарылган (өйрәтүче – Гөлназ Буракаева) “Ак каен” (З.Ярмәки сүз., халык көе) җыры белән тәмамланды.
Чәй табыны артында да теләкләр, котлаулар, догалар дәвам итте. Кешеләр: “Рәхәтләнеп ял иттек, бик күңелле булды”, – дип таралыштылар. “Мондый чараны тагын кайчан шундый чара үткәрәсез?” – дигән сорауга “Мирас” клубы әгъзалары бертавыштан “Иртәгә!”дип җавап бирделәр...
Флүзә КЛЯВЛИНА,
Авыргазы районы, Әпсәләм авылы.
Читайте нас: