Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2019, 11:34

“ТУЛПАР” БУЕНЧА АЧЫК ДӘРЕС ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!

21-22 февраль көннәрендә Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Ана теле – 2019” конкурсы үтте. Аның кысаларында Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы студенты Элиза КЫЯМОВА "Тулпар" бездә кунакта" темасына сыйныфтан тыш уку дәресе үткәрде.

21-22 февраль көннәрендә Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Ана теле – 2019” конкурсы үтте. Аның кысаларында Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы студенты Элиза КЫЯМОВА "Тулпар" бездә кунакта" темасына сыйныфтан тыш уку дәресе үткәрде. Жюри әгъзалары дәреснең югары дәрәҗәдә үтүен, актуаль һәм эчтәлекле булуын билгеләделәр. Чынлап та, VI сыйныф укучылары "Әллүки" журналын яхшы белсәләр дә, "ТУЛПАР" журналын, хәтта бу сүзнең нәрсә аңлатуын да белмиләр иде. Дәрестә укучыларны матбугатка караган күп төшенчәләр, "Тузганак" кушымтасы, мөхәрририят составы белән таныштылар. Аларга “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВтан килгән видеосәламне ишетү аеруча кызык булды.
Элиза имтиханнарын гел “бишле”гә генә тапшыра, олимпиаларда, конкурсларда катнаша, төрле проектларны тормышка ашыруда укытучыларга ярдәм итә, актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Аның әлеге эше бәйгедә икенче урын яулады. Элиза әлеге җиңүе өчен үзенең гыйльми җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты Нәсимә МӨКИМОВАга бик рәхмәтле.
Читайте нас: