Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2019, 16:40

Шамил ВӘЛИЕВ: Иң төпкел авылда да Интернет булырга тиеш!

Максатыбыз шул: заманча гаджеты булган яшь кеше Башкортстанның хәтта иң караңгы авылында да бер тоткарлыксыз Интернетка керергә, төрле вебинарларда катнашып белемен камилләштерергә, сыйфатлы видео карый алырга тиеш. Шуңа күрә, Юлламаның әлеге пункты республикабыз өчен аеруча әһәмиятле.

Русия Президенты Русия Президенты Владимир Путин 2019 елга Федераль Җыелышка Юлламасында илнең бар почмакларын да югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү, 5G элемтә системаларын илкүләм файдалануга тапшыру бурычын куйды.
Әлеге мәсьәлә буенча без республика җәмәгатьчелегенең фикерләрен белештек. Танылган публицист, блогер Шамил ВӘЛИЕВ бу хакта түбәндәгеләрне белдерде.
– Югары тизлекле интернет, 5G элемтә системалары кайда да кирәк. Кызганычка каршы, әлегә алар зур шәһәрләрдә генә эшли. Хәтта Стәрлетамак каласының чигенә чыксаң да, алар “югала”. Һәм бу барлык элемтә операторлары өчен дә уртак күренеш. 2000нче еллар урталарына кадәр Башкортстан мобиль элемтә системаларының үсеше буенча Русиядә иң алдынгылардан иде. Кызганычка каршы, соңыннан позицияләребезне югалттык, чөнки элемтә компанияләренең җитәкчеләре кеше аз яшәгән төбәкләргә яңа буын бәйләнеш чараларын кертүгә, яңа станцияләр төзүгә акчаларын сарыф итәргә теләмиләр. Нәтиҗәдә, бу өлкәдә шәһәр һәм авыл халкы арасында упкын барлыкка килде.
Максатыбыз шул: заманча гаджеты булган яшь кеше Башкортстанның хәтта иң караңгы авылында да бер тоткарлыксыз Интернетка керергә, төрле вебинарларда катнашып белемен камилләштерергә, сыйфатлы видео карый алырга тиеш. Шулай итеп, Юлламаның әлеге пункты республикабыз өчен аеруча әһәмиятле.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: