Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2018, 16:28

Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ

Шигырьләр."Акчарлак-2018" альманахыннан.

***
Автор хакында:
Рәзиф Әдһәм улы Зөбәеров 1967 елның 16 октябрендә Борай районы Әҗәк авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Уфада һөнәри училищеда белем ала. Хәрби хезмәттән кайткач, Агыйдел, Бөре, Пермь шәһәрләрендә төрле вазифаларда эшли. Бүгенге көндә Уфада «Мирас» ширкәтендә хезмәт итә.
Шигырьләре Башкортстанның татар һәм башкорт телләрендә чыгарылган гәзит-журналларында даими басылып килә.
Иҗатына миллилек, халыкчанлык һәм якты сагыш хас. Аның сүзләренә дистәдән артык җыр да иҗат ителгән. 2006 елда Бәләбәйдә «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестивалендә бер номинациядә җиңүче була. "Тулпар"ның даими авторы.
* * *
Үзем булып калам, өйрәтмәгез.
Өйрәтергә була аюны.
Җиңелү дип көлеп карамагыз
Тормыш бозларында таюны.
Үз халәтем үзем генә беләм.
Хәер, тагын әнкәм тоядыр.
Минем җаным эзләнүләр аша
Сораулардан шигырь коядыр.
Өметләнеп яшим!
Әткәй диеп, төшләремдә елап,
Мин уяна идем иртәсен.
Сабый чакта күпне аңламыйсың –
Газиз кешең көн дә көтәсең.
Ул юк инде диеп әйткәннәргә
Һич ышанмый йөрдем ул чакта.
Әткәйләрсез үсү җиңел түгел,
Нидер җитми ятим кочакка.
Китек бәхет белән гомер буе
Туры килде, нишлим, йөрергә.
Мин һаман да өметләнеп яшим
Әткәемне берчак күрергә.
Теләк
Шәм утында шигырь туа –
Шәмнәр һәрчак янсыннар.
Каләмдәшләргә теләк бар:
Мәгънәлерәк язсыннар.
Шагыйрь икән, шәмнәр төсле
Үзләре дә янсыннар.
Шагыйрь булып калсыннар да
Юл күрсәтеп барсыннар!
Аккошсыз аккош күле
Борай районы Иске Тазлар авылы янындагы
Аккош күленә ничәмә еллар инде аккошлар төшми
Аккош күлләренә балдак салдым,
Әйләнепләр кабат килергә.
Насыйп булсын иде шул вакытта
Аккошларга җимнәр сибәргә.
Аккошлары кайчан килер икән?
Кайтмаслармы әллә гомергә?
Читкә очкан сөю кошларының
Аһ-зарларын салдым күңелгә.
Сагышларым җырга әверелеп
Аккош күлләренә тоташа.
Ничек чыдарга соң, язмышларың
Өркетелгән кошка охшаса?..
Бәгырьсезлек
(Рухи кыйблабызның, Габдуллабызның,
тетрәндергеч язмышын уйлап)
Урамнарда Тукай йөргән чакта
Аяклары боздай каткан бит.
Көчсез кулы белән үксез бала
Өметләнеп ишек каккан бит.
Ачмаганнар... Ятим сабыйларны
Кем аңласын, кемнәр яратсын.
Халкым, сиңа дәшәм, бәгырьсезлек
Тамырлары кайдан, аңлат син?!
Бөтен тәне туңган чакларда да,
Саклый алган нечкә хисләрен.
«Туган тел»не, «Әллүки»не тыңлап,
Гамь-диңгезгә чумам кичләрен.
Түбәләрдән тамчы хәбәр бирә:
«Язлар килгән – килгән яңадан!»
Тукайны мин эзләп чыктым әле,
Көзгә охшаш моңсу язлардан.
Урамнарда өзгәләнгән Апуш,
Аяклары боздай каткан бит.
Шулчак сабый ишекләргә түгел,
Туңган йөрәкләргә каккан бит!!!
Яшьлегем кабатлана
Йөзләрем шундый сагышлы,
Саргайган каенмыни.
Яшьлегемнең яз кояшы
Офыкта байыймыни?
Яшел күзләрем боеклар,
Нурлары качамыни?
Көз аендагы чәчәкләр
Хуш исен чәчәмени?
Күзләремнән чыклар тама,
Ятим бала диярсең.
Мәхәббәтең өнсез булса,
Син дә башың иярсең.
Йөзләр... Йөзләр... Сагышлана,
Саргая каен кебек.
Чү!..
Әнә шулчак яннарымнан
Ике яр үтте көлеп,
Минем яшьлегем кебек...
Терелтик гармуннарны
Гармунчылар сирәгәйде күпкә…
Ә гармуннар хәзер һәр өйдә.
Осталары кайда икән аның,
Ишетелми никтер бер көй дә?
Берсен-берсе узып, кибетләрдән
Кеше гармун алды уйнарга.
Еллар узгач, шул бәндәләр беркөн
Гармунчылар эзли туйларга.
Гармунчылар бетсә авылларда,
Соңгы кот та качар өйләрдән.
Болай да бит күңел сүнеп бара
Җиңел-җилпе, җансыз көйләрдән,
Гармуннарның киеп каешын,
Терелтикче моңнар агышын!
Сине оныттым дисәм дә...
А.га
Күзләр төбәп көтәм дә ул,
Тик килмисең барыбер.
Их, теге чак алдангандай,
Алданырга тагын бер.
Үпкәләрне онытып, бер
Очрашыйк әле тагын.
Сине оныттым дисәм дә,
Оныталмаган чагым.
Оныттым дип күңелемне
Юатып йөргән чагым.
Күрешик әле, җаным,
Алданыйк әле тагын...
Балачак
Тыкрыкларга карлар явып үткән,
Тыкрыкларда яши балачак.
Соңгы минутыма кадәр алар
Күз алдымда минем торачак.
Тыкрыкларга кат-кат кар түшәлде,
Кар астында гүя балачак.
Мин киткәндә кайтмый торган якка–
Балачагым елап калачак...
Карлар белән бергә эремисең,
Мәңге үлемсез син балачак!
Сабантуйда
Сабантуйлар – халкыбызның
Иң борынгы җыены.
Кемне генә дәртләндерми
Милли җыры, уены?
Йомырка кабып йөгерү
Үзенә күрә кызык.
Йомырка кашыктан төшсә,
Каласың артта торып.
Күзне бәйләп чүлмәкләргә
Кизәнеп бер сугасың,
Ник чүлмәк озак ватылмый –
Как җиргә эләгәсең.
Чәмләнеп кизәнәсең син,
Җирләр генә чыдасын.
Берүк имәннән юнылган
Күсәк кенә сынмасын.
Көянтәләп су ташыйлар
Безнең чая сылулар.
Бүләкле урын яулыйлар
Җитез, сакчыл сулылар.
Кайсыбер егетләр бүген
Кәләшләрен сыныйлар.
Апалар һәм җиңгәчәйләр
Авыз ачып тормыйлар.
Кыек багана очына
Көзге әтәч элгәннәр,
Әйтерсең лә ир-атларның
Холыкларын белгәннәр.
Милли көрәш тастымаллы,
Чиккән сөлгеле икән.
Былтыргы батыр калырмы,
Әллә җиңелер микән?
Бүләккә дигән тәкәбез
Эре мөгезле, калын.
Ялгыш ычкынып китмәсен,
Карашы текә, салкын.
Ат чабышы әллә күпме
Адреналин өсти канга.
«Әйдә», «Давай, ку атыңны!»
Давыллар куба җанда.
Беренче килгән атлар бар...
Дөп тә дөп тибә йөрәк.
Азакта калган малга да
Онытылмасын бүләк.
Гарьлегеннән күпме атлар
Егылып киткән кинәт?
Мөлдерәп карый күзләргә,
Барысын аңлый, димәк.
Мәйданда кызганнан-кыза
Капчык тотып сугышу.
Аякны аякка терәп,
Бар аркан да тартышу!
Кайсыларын ымсындыра
Капчык киеп ярышу.
Үзе дә мәрәкә бит ул,
Йомшак үләнгә төшү.
Туп уйныйлар тирләп-пешеп,
Чөяләр, я тибәләр.
Болар волейбол-футболны
Якынрак шул күрәләр.
Туры баганага менгәч,
Максатыңа җитәрсең.
Ышкылып тәнең кызмаска
Алдан шәп май сөртәсең.
Ике потлы герләрне дә
Ир-егетләр чөяләр.
Сөйгәннәре, хатыннары
Йодрык кысып көяләр.
Җепкә бүләкләр тезелгән,
Кулда кайчы – күз ябык.
Үзеңә язган бүләкне
Була бит кисеп алып.
Безне ипекәйле иткән
Игенчеләргә сәлам!
Курай-тальян моңнарыннан
Көнләшсен бөтен галәм!
Сафлансын калебләребез,
Сөенсен гелән адәм!
Сабантуй – сабан, тургайлы,
Безнең иң матур бәйрәм,
Безнең иң чагу бәйрәм!!!
Моңсулык
Тәрәз пәрдәләрең тузанланган,
Пәрдә тартыр кешең юкмыни?
Хуҗаларың кайда, чит җирләрдә
Җыяр ризыклары күпмени?
Өй алдында сиреньнәре үсә,
Яннарында моңсу сәрбиләр.
Нигезеңнән кайчан аваз салыр
Биләүләрдән назлы бәбиләр?
Тәрәз пәрдәләре ак тукыма,
Бик килешә алар бу көйгә.
Нинди җырлар җырладылар икән
Кич утырган чакта бу өйдә?
Сөю таҗлары
Илмир Залиев көе
Кочагымда назлар тулышканда,
Онытылып озак назладым.
Мин бит синең моңсу көзләреңә
Алып килдем сөю таҗларын.
Кушымта:
Сөю таҗлары җилдә,
Тирә-якка сибелә.
Тоймыйм ашның тәмнәрен,
Тормышымның ямьнәрен.
Берсен-берсе ташламас күк иде,
Безнең яратышкан күңелләр.
Араларга салкын шикләр керткән
Көннәр миңа якын түгелләр.
Кушымта.
Кочакларда әгәр тулышмаса,
Назлар инде ихлас наз түгел.
Моңсу көзләреңне бизәр идем,
Яннарыңда, нишлим, мин түгел.
Кушымта.
Көтүче
Җәлил Гайбадуллин көе
Бер җыр җырлыйм, бу җырымның
Түрләрендә гади бер кеше.
Моңсу күзләренә табигатьнең
Ничек сыйган икән бар төсе?
Кушымта:
Рәхмәтләрем сиңа бүген,
Бары сиңа, көтүче.
Таң нурының уянганын
Иң беренче күрүче.
Болыннарда яшел патшалыгың,
Көнләшәм мин синнән барыбер.
Авылыма кайтып көтүләргә,
Эх, чыгасы иде тагын бер.
Кушымта:
Рәхмәтләрем сиңа бүген,
Чыбыркылы шәп егет.
Аруларыңны басасың,
Мәтрүшкәле чәй эчеп.
Бер сирәк җыр йөрәгемә керде,
Сәбәпчесе – гади көтүче.
Гади генә күренсә дә үзе,
Җаннарында моңнар йөртүче.
Кушымта:
Мактауларым сиңа бүген,
Бары сиңа, көтүче.
Сагышыңны җырлар белән
Сәхрәләргә илтүче.
Читайте нас: