Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2018, 16:21

ЭЛЕКТРОН "АКЧАРЛАК"

З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында татар телендә "Акчарлак–2018" җыентыгы дөнья күрде.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы альманах электрон форматта. Күләме — 30,00 шартлы басма табак. Аны нәшрият сайтыннан алып булыр дип көтелә. Төзүчесе һәм мөхәррире — Гөлшат Абдуллина.
Шигърият бүлегендә түбәндәге авторларның әсәрләре белән танышырга була: Лилия Гайфуллина, Флүрә Газизова, Ирек Галин, Рәзиф Зөбәеров, Айдар Маннанов, Рәсимә Мостафина, Тәнзилә Назарова, Флүрә Сәйфетдинова, Рәфил Саматов, Клара Сафарова, Клара Тукаева, Фәнисә Фәхретдинова, Гүзәл Хәертдинова, Люция Әблиева, Әлиф Галимов, Зарема Әюпова, Гүзәл Моталлапова.
Чәчмә әсәрләр бүлегендә түбәндәге авторларның әсәрләре бирелгән: Кәүсәр Әминев, Алсу Басыйрова, Зимфира Галимова, Фатыйма Гыйльметдинова, Зөһрә Исламова, Рима Каһарман, Рузанна Кашапова, Гөлфинә Сәлимова, Аида Хәйртдинова.
Читайте нас: