+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Курсант кыз парадта сыңар туфли белән атлады

Парадтан соң полиция этләренә чират хасыйл булды.

Курсант кыз парадта сыңар туфли белән атлады
Курсант кыз парадта сыңар туфли белән атлады

Кичә, 9 май көнне, Уфа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтте. Бу көнне бик күп вакыйгалар булды. Алар хакында социаль челтәрләрдә актив фикер алышулар бара. Шуларның берсе – колоннада барырга теләмәгән ат. Яңа өйрәтелгән ат колоннага иярми җайдакны чыгымлап җәфалады.

Марш вакытында бер курсант кыз аяк киемсез узды. Уфаның юридик институты курсанты йөрештә туфлисыз атлады. Баксаң, аның үкчәсенә ялгыш басудан аяк киеме төшеп калган. Мондый хәл Уфада берничә ел элек тә булган иде.

Парадтан соң полиция этләренә чират хасыйл булды. Балалар этләр белән фотога төшү өчен чиратка бастылар.

 


Фото: UFA1.RU

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в