Барлык яңалыклар

Тәтешледә – яңа буын китапханәсе

Тәтешле районының модельле муниципаль китапханәсе танымаслык булып үзгәргән. Ул чын-чыннан “киләчәк буын китапханәсе”нә һәм районның мәдәният учагына әверелгән. Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Гаилә” гомумдәүләт проектын гамәлгә кую нәтиҗәсе буларак, Русиянең 36 төбәгендә 50 яңа китапханә сафка баскан. Тәтешле китапханәсе – шулар арасында.

Тәтешледә – яңа буын китапханәсе
Тәтешледә – яңа буын китапханәсе

Китапханә директоры Гөлшат ВАФИНА: “Район хакимияте мәдәниятне үстерү өчен көчен жәлләми, китпаханәбезгә һәрчак игътибарлы.  “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” программасы  кысаларында   китапханәбезгә  15 миллионлык субсидия бирелде. Бу акчага бинаны  яхшы итеп җиһазландыруга ирештек. Ә аңа кадәр Башкортстан Республикасының социаль максатчан программалар фонды аша “Башнефть” оешмасы ярдәме белән китапханәгә масштаблы реконструкция ясалган иде. Хәзер биредә көн дә нинди дә булса, хәтта берничә чара оештырыла. Яңарак күренекле шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуга багышланган республикакүләм әдәби-мәдәни чаралар үтте”.

 

Үзгәрешләр китапханәнең тышыннан ук күзгә ташлана. Бина алдында Башкортстанның халык язучысы, иҗаты бүген дә үтә популяр Әнгам Атнабайның скульптурасы куелган.

Бүлмәләр җылы һәм якты, ремонт өчен заманча матур төсләр сайланган. Һәркайсына нинди дә булса тематик юнәлеш буенча өр-яңа җиһазлар, китаплар урнаштырылган. Конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү өчен аерым заллар булдырылган. Бер бүлмәдә компьютерлар – теләгән һәркем бирегә килеп, Интернетка керә, эшли ала. Балаларның һәм кунакларның иң яратканы – “Олимпус“ кызыклы фәннәр музее. Биредә үзеңне профессор Доуэль итеп хис итәргә, махсус савытны ышкып, электр фонтаны биетергә, келәшчәләр ярдәмендә ботинка бавын бәйләргә һәм башка экспериментлар ясарга мөмкин. Укый-укый арыбрак китсәң, ял бүлмәсендә релакс кәнәфиләр көтә. Бер диварда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзаларының фотолары әдәби картада чагылдырылган. Вакытлы матбугат басмалары күпләп алдырыла. Хәтта ки тере почмак булдыру өстендә эшлиләр. Кыскасы, укы гына – тәтешлелеләр өчен барлык шартлар тудырылган.

Гөлшат Әнәс кызының  китапханәдә хезмәт стажы 32 ел тәшкил итә икән. Аның әйтүенчә, коллектив тырыш һәм тату, һәркем тырышып эшли. Проблемаларга килгәндә, ул якташ шагыйрь Әнгам Атнабаевның китаплары җитешмәвен, булганнары шактый искерүен билгеләде. Аның күптомлыклары чыгып, шигырьләре генә түгел, драма әсәрләре дә дөнья күрсә, әдәбият сөючеләр һәм мәдәният  хезмәткәрләре өчен файдалы булыр иде, дигән теләк белдерде.

Яшь язучы Дилбәр Исраеваның “Сөю шулдыр” китабы исем туе Тәтешле районының яңа буын китапханәсендә үтүе дә символик мәгънәгә ия. Китап презентациясе программасын китапханәче Зинира Шәрәфиева төзегән һәм оста итеп алып барды.

Дилбәр Илдар кызы тормыш иптәше Илнур белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы”программасы, гүя, нәкъ менә шундый уңган-булган, иҗади рухлы гаиләләргә таяныч буларак уйланылган да.

Дилбәр  СӨЛӘЙМАНОВА.

 Автор фотолары.

Фотода: Гөлшат Вафина.

 

 

Тәтешледә – яңа буын китапханәсе
Тәтешледә – яңа буын китапханәсе
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас