Бу Башкортстан медицина университеты хезмәттәшлек иткән өченче Кытай университеты. PhD дәрәҗәсен алган белгечләр Евразия һәм Русиянең әйдәп баручы клиникаларында эшлиләр.
Югары уку йорты студентларның медицина белемен үстерүгә аерым игътибар бирә.
– Шунысы мөһим, елдан-ел без халыкара рейтингларда үз позицияләребезне күтәрәбез. БДМУ – медицина университетларының Русия-Кытай ассоциациясе әгъзасы, 10 ел хезмәттәшлектә 700 студентыбыз һәм яшь галимнәребез өчен 60ка якын академик мобильлек программасы гамәлгә ашырылды. Югары рейтинглы журналларда 100дән артык уртак мәкалә бастырылды. Яңа килешүләр югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләү бурычларын хәл итә, – дип белдерде БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов.
Харбин медицина университеты һәм Сычуань университеты белән берлектә БДМУ онкология өлкәсендә яман шешләрнең яңа биомаркерларын эзләүгә юнәлдерелгән, атеросклерозга каршы чаралар эшләү буенча кардиология һәм фармакология өлкәсендә, психиатрия өлкәсендә, когнитив һәм үз-үзеңне тоту факторларын өйрәнү өлкәсендә һәм молекуляр визуализация, интервенцион кардиологиядә уртак тикшерүләр уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә шундый 17 студент шәһәрләрен проектлау һәм төзү башланды. 2030 елга кампуслар саны – 25кә, ә 2036 елга 40ка җитәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru