Барлык яңалыклар

Кытайлар Башкортстан маен ашаячак

Гыйнвар-март айларында май чыгару предприятиеләре Кытайга 1,981 тонна көнбагыш мае экспортлаган.

Кытайлар Башкортстан маен ашаячак
Кытайлар Башкортстан маен ашаячак

Көнбагыш мае тимер юлы аша флекистант – махсус йомшак резервуарларга тутырып җибәрелгән. Һәр резервуардагы май лаборатор тикшерүләр узган.

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча экспертиза зарарлы матдәләр тапмады. Башкортстанда җитештерелгән көнбагыш мае импортер илләрнең таләпләренә туры килә”, дип хәбәр итә Россельхознадзор хезмәте Башкортстан бүлекчәсенең матбугат үзәге.

Шуны да әйтергә кирәк, узган елның шушы чорында Кытайга мондый йөк озатылмаган иде.
Әлге эшләр “Халыкара кооперация һәм эскпорт” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Аның максаты – 2030 елга мондый төр товарлар экспортын 70 процентка үстерү.

 

Россельхознадзор хезмәте бүлекчәсенең  матбугат үзәге фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас