Барлык яңалыклар

Межгорьеда виртуаль концерт залы ачылган

Русия һәм дөньякүләм премьераларны китапханәдә онлайн карап булачак.

Межгорьеда виртуаль концерт залы ачылган
Межгорьеда виртуаль концерт залы ачылган

Виртуаль концерт залы Межгорье шәһәре китапханәсендә "Мәдәният" барлыкка килгән. Гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган китапханәдә  Русия һәм дөнья  башкаручыларның концертларын язмада да, шулай ук онлайн режимында да ишетә, карый алу  өчен барлык шартлар тудырылган. Моның өчен яңа җиһазлар һәм акустик система урнаштырылган.

"Виртуаль концерт залы ачылгач, бөек сәнгать белән танышу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Бу вакыйга безнең шәһәр өчен зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклый Межгорье шәһәр хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Мочалов.

Межгорьеда виртуаль концерт залы ачылган
Межгорьеда виртуаль концерт залы ачылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: