Барлык яңалыклар

Чакмагыш чишмәләре челтерәп агачак

Яшьләр Яңа Балтач юлы буендагы чишмә тирәсен тәртипкә китерде.

Чакмагыш чишмәләре челтерәп агачак
Чакмагыш чишмәләре челтерәп агачак

Чакмагыш районында “Чиста чишмә” экологик акциясе үтте. Аны “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырдылар.

Яшьләр үзәге белгечләре “Без бергә” хәрәкәте волонтерлары белән берлектә Яңа Балтач юлы буендагы  Мөсәйкүл чишмәсе территориясен тәртипкә китерде.

Экологик акциянең максаты – чишмәнең тирә-ягын чүп-чардан чистарту гына түгел, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын экология мәсьәләләренә  җәлеп итү.

"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел чүп-чар узган елга караганда азрак. Райондашлар, бигрәк тә яшь буын, чисталыкка битараф булмас, чишмә, елга ярларын, ял итү урыннарын чүпләүгә юл куймас, дип өметләнәбез. Әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш туган ягыңа булган мәхәббәтең турында сөйли бит", – ди Чакмагыш районы хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты әйдәүче белгече Айсылу Халитова.

Чакмагыш чишмәләре челтерәп агачак
Чакмагыш чишмәләре челтерәп агачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: