Барлык яңалыклар

“Өмет” мәчетенә – 10 ел!

Кичә Яңавыл районының Истәк авылы мәчетенә 10 ел тулуга багышланган тантаналар узды.

“Өмет” мәчетенә – 10 ел!
“Өмет” мәчетенә – 10 ел!

Бәйрәм “Өмет” мәчетенең имам-хатыйбы Илшат хәзрәт, Яңавыл районы хакимияте һәм хакимиятнең мәдәният бүлеге тарафыннан “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.

Мәчеткә ун гына ел тулды дисәк тә, Истәктәге Аллаһ йортларының тирән тарихы бар. Биредә XIX гасырда ук ике катлы агач мәчет төзелә һәм халыкка хезмәт күрсәтә. 1930 елларда аның манарасы кисеп төшерелә, бина мәктәпкә әйләндерелә. Узган гасырның 70 нче елларында бина сүтеп ташлана. Ләкин авылда никах, исем кушу, җирләү кебек йолалар Ислам дине кануннары буенча башкарыла. Хәтта авылдашларның йортларында җомга намазлары да үткәрелә. Ун ел элек шушы авылда туып үскән эшкуар Борис ДӘҮЛӘТШИН мәчеткә яңа сулыш өрә, бинасын төзи, аның ярдәмендә мәчет каршында мәдрәсә дә ачыла. “Чын мөселман – җәмгыятькә файда китерүче мөселман”, – ди ул.

Чыганак: Яңавыл районының Яңавыл районы хакимияте,  https://contenta.info/press_releases/528542#scroll

“Өмет” мәчетенә – 10 ел!
“Өмет” мәчетенә – 10 ел!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: