Барлык яңалыклар

Эшкуарлар арта

Башкортстанда социаль эшкуарлар саны бер елда 41%ка артты.

Эшкуарлар арта
Эшкуарлар арта

Башкортстанда социаль эшкуарлар саны бер елда 41,1%ка арткан, бүген төбәктә шундый статус белән 570 предприятие эшли. Бу хакта Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык хәбәр итүенчә, 2022 елда 147 социаль предприятие “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында 71,4 миллион сумлык грант алган. Грант акчаларын биналарны арендага һәм төзекләндерүгә, оештыру техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тотарга мөмкин.

Дәүләт ярдәмен алучыларның күпчелек өлеше мәгариф өлкәсендә мәшгуль.

Агымдагы елда грант ярдәме сакланган, тулаем Башкортстанның гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыруга 694,5 миллион сум (федераль казнадан 680,6 миллион сум, республика казнасыннан 13,9 миллион сум) бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: