Барлык яңалыклар

Чишмәдә яңа медицина җиһазлары

Флюорограф белән маммограф аппаратлары бик кирәк.

Чишмәдә яңа медицина җиһазлары
Чишмәдә яңа медицина җиһазлары

Чишмә үзәк район хастаханәсенә флюорограф белән маммограф аппаратлары кайтартылды. Алар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алынган.

Флюорограф -- күкрәк читлегенең рентген сурәтләрен алуны тәэмин итүче һәм туберкулез, онкология, башка выруларны ачыкларга мөмкинлек бирә торган аппарат. Маммограф табибларга пациенткаларның сөт бизенә скрининг һәм диагностика үткәрергә ярдәм итә.

Көн саен поликлиникага  500 дән артык пациент мөрәҗәгать итә. Заманча җиһазлар  диагностика эшен күпкә сыйфатлырак итәчәк. 

Чишмәдә яңа медицина җиһазлары
Чишмәдә яңа медицина җиһазлары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: