Барлык яңалыклар

Урманнарны янгыннан саклау өчен

Башкортстан урманнарында минераллаштырылган полосалар салына.

Урманнарны янгыннан саклау өчен
Урманнарны янгыннан саклау өчен

Башкортстан Республикасының урман фонды җирләрендә 917 км чамасы яңа минераллаштырылган полосалар салыначак. Шулай ук моңарчы булган 6,6 мең км дан артык полосалар чистартылачак.

Бу эшләр янгыннарны булдырмау өчен һәм "Экология" илкүләм проектының максатчан күрсәткечләреннән чыгып, төбәк урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Хәзерге вакытта яңа полосаларны 831,9 км күләмендә төзекләндерү эшләре башкарылган, 5,7 мең км иске полосалар яңартылган.

Эшләр, асылмалы җиһазлар кулланып, махсус техника белән башкарыла. Полосаның киңлеге 1,4 м дан да ким булмаска тиеш.

Урманнарны янгыннан саклау өчен
Урманнарны янгыннан саклау өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: