Барлык яңалыклар

Башкортстан 48 тонна коры сөт озаткан

Агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү арта. 

Башкортстан 48 тонна коры сөт озаткан
Башкортстан 48 тонна коры сөт озаткан

Быел ел башыннан Башкортстаннан Мәләвез сөт-консерв комбинатыннан экспортка 48 тоннага якын коры сөт озатылган.

Экспортны, шул исәптән агросәнәгать комплексы продукциясен арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының төп максаты булып тора.

Быел предприятие чит илгә 11 партия җибәргән -- бу 47,85 тонна коры сөт. Аерым алганда, июль башында Кытай Халык Республикасына гына да 36 тоннага якын продукт озатылган.

Башкортстанда өч предприятие коры сөт җитештерә. Болар Мәләвез һәм Мәсәгуть сөт-консерв комбинатлары, шулай ук Бөре сөт продуктлары комбинаты. Узган ел республикада җәмгысы 16 мең тонна коры сөт җитештерелгән.

Башкортстан 48 тонна коры сөт озаткан
Башкортстан 48 тонна коры сөт озаткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: