Барлык яңалыклар

Иглинлеләр булдыра

Иглиндә бургерханә һәм "Ирләрчә" гастрономик брендының яшь хуҗалары грант откан.

Иглинлеләр булдыра
Иглинлеләр булдыра

Иглин районыннан берничә эшкуар “Кече һәм урта эшмәкәрлек” гомумдәүләт проекты ярдәмендә узган яшь эшмәкәрләргә грантлар конкурсында җиңеп чыккан. Конкурста 25 яшькә кадәрге эшмәкәрләр катнашкан, алар инде эшкуарлык эшчәнлеген алып бара һәм рәсми рәвештә теркәлгән. Грантны алучыларның берсе -- Дмитрий Дульдий --  D.D.Burger бургерханәсе хуҗасы. Дмитрий дәүләт ярдәме акчаларын  җиһазлар сатып алуга юнәлдерергә уйлый.

Грант откан икенче проект -- 15 яшьлек Тимур Исмәгыйлевныкы. Ул "Ирләрчә" гастрономик брендын үстерә -- ит һәм балыктан ысланган продукция җитештерә. Яшь эшмәкәр инде ярты елга якын эшли, үз продукциясенә заказларны әлегә телефон аша кабул итә.

Иглинлеләр булдыра
Иглинлеләр булдыра
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: