Барлык яңалыклар

Инвалид балалар өчен – өстәмә ял көннәре

Инвалид балаларны тәрбияләүчеләрнең зур өлеше үзләренең түләүле өстәмә ял көннәренә хокукы барлыгын белмидер дә әле. Аңлатабыз!

Инвалид балалар өчен – өстәмә ял көннәре
Инвалид балалар өчен – өстәмә ял көннәре

Ел башыннан бирле Русия Социального фондының Башкортстан бүлекчәсе инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәре өчен 68 миллион сумнан артык акча түләгән. Бер айга дүрт көннән торган өстәмә мини-отпуск инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә. Гомумән алганда, ата-аналарга 18 449 ял көне өчен түләнгән.

Өстәмә ялларны алу өчен гариза эш бирүчегә бирелә. Көннәрне барысын бергә рәттән алырга яки ай дәвамында төрле даталар буенча таратырга мөмкин. Шул ук вакытта файдаланылмаган өстәмә ял көннәрен киләсе айга күчерү әлегә мөмкин түгел.

Ләкин тиздән хәлләр үзгәрергә тиеш. Сентябрьдән бу көннәрне уңайлырак рәвештә кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналарда файдаланылмаган ял көннәре туплап, инвалид баланы карау өчен 24 көнлек өстәмә отпуск алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моның өчен хезмәткәр эш бирүче белән яллар датасын килешеп, кадрлар бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Алда әйтүебезчә, әлегә агымдагы айда файдаланылмаган ял көннәре кушылмый һәм киләсе айга күчерелми. Әлеге эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.

Фото: m.vest-news.ru

Инвалид балалар өчен – өстәмә ял көннәре
Инвалид балалар өчен – өстәмә ял көннәре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: