Барлык яңалыклар

Үзгәрешләр уйлаганча бара

Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Стәрлетамак, Сибай һәм Күмертау шәһәрләрендә чүплекләрдә тәртип булачак.

Үзгәрешләр уйлаганча бара
Үзгәрешләр уйлаганча бара
Башкортстанның алты эре шәһәрендә “Экология” гомумдәүләт проекты ярдәмендә экологик яктан зыянлы объектлар бетереләчәк. Бу хакта республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хәбәр итә.
Эшләр Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Стәрлетамак, Сибай һәм Күмертау шәһәрләрендә расланган графиклар нигезендә уздырыла. Хәзерге вакытта Баймакта чүплекнең әзерлеге -- 90%, Сибада -- 55%, Стәрлетамакта -- 60%, Дәүләкәндә -- 55%, Благовещенда -- 45%, Күмертауда  40% тәшкил итә.
Биш шәһәрдә чүплекләрне бетерү агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла. Кумертау шәһәрендә чүплек киләсе ел ахырына ябылачак. "Бүгенге көндә чүп реформасы башланганчы барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итәбез һәм халыкның экологик культурасын күтәрәбез", -- дип билгели Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
 
Үзгәрешләр уйлаганча бара
Үзгәрешләр уйлаганча бара
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: