Барлык яңалыклар

Социаль контракт нәрсә ул?

Моны Мәчетле районында яшәүче Эльза ЯРМӨХӘММӘТОВА яхшы белә.

Социаль контракт нәрсә ул?
Социаль контракт нәрсә ул?

Яшь хатын эшсез калгач, Мәчетле районының мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Документларын яңартканда, аңа кибеттә сатучы-консультант вазыйфасын тәкъдим итәләр. Шунда ук аз тәэмин ителгән гражданнарга адреслы социаль ярдәм программасы барлыгын да аңлаталар. Моның өчен кешенең эшкә урнашуы һәм гаиләдәге һәр кешенең айлык кеременең яшәү минимумыннан түбән булуы кирәк була. Шулай итеп Эльза эшкә дә урнаша һәм 2022 елның декабреннән өстәмә социаль түләү дә ала башлый. Боларның һәммәсе дә социаль контракт төзү нәтиҗәсендә мөмкин була.

Бүген Эльза тормышыннан канәгать. Авыр чакта ярдәмгә килгәне өчен “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектына рәхмәт укый.

Чыганак: Башкортстанның Мәчетле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/519732#scroll

Социаль контракт нәрсә ул?
Социаль контракт нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: