Барлык яңалыклар

ГТО мәйданчыклары күбәя

Башкортостанда теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

ГТО мәйданчыклары күбәя
ГТО мәйданчыклары күбәя

Башкортстанның җиде районында халык спорт белән күбрәк һәм бушлай шөгыльләнә алачак.

«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт -- тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә муниципалитетларга  яңа спорт җиһазлары кайтартылган. Аларны ГТО нормативларын тапшыруда әзерләнүдә кулланып булачак. 

ГТО нормаларын тапшыру өчен яңа мәйданчыклар Мәләвез, Хәйбулла, Бәләбәй, Миякә, Федоровка, Күгәрчен һәм Зианчура районнарында барлыкка килде.  

«Башкортостан Республикасы -- спорт мөмкинлекләре территориясе. Төбәктә спорт һәркем файдалана алырлык булсын һәм һәр кешенең физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен барысы да эшләнә. Проектларны гамәлгә ашыру  өчен федераль ярдәм бар, анда безнең республика актив катнаша», -- дип билгели Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.

ГТО мәйданчыклары күбәя
ГТО мәйданчыклары күбәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: