Барлык яңалыклар

Архангель районында – өлкәннәр үзәге!

Иртәгә, иртәнге унда, Архангель районы үзәгендә өлкән буын өчен аралашу үзәге ачылачак.

Архангель районында – өлкәннәр үзәге!
Архангель районында – өлкәннәр үзәге!

Үзәк Русия Социаль фондының урындагы клиент хезмәтендә – Архангель районы, Совет урамы, 153 нче йорт адресы буенча урнашачак.

Үзәкнең төп максаты булып пенсионерларның үзара дустанә аралашуы, уртак чаралар үткәрү, кызыклы кешеләр, медицина, иҗтимагый оешма белгечләре белән очрашулар үткәрү өчен шартлар тудыру тора. Шулай ук финанс белеме, пенсия тәэминаты буенча лекцияләр үткәрү планлаштырыла. Ачу тантанасында Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фәнил Вахитов, Архангель районы хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, шулай ук ветераннар һәм иҗтимагый оешма советлары вәкилләре катнашачак. Чара “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Фото: https://avatars.mds.yandex.net

Архангель районында – өлкәннәр үзәге!
Архангель районында – өлкәннәр үзәге!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: