Барлык яңалыклар

Миякә пенсионерлары күңелле яши

Районның 38 пенсионеры өчен Торатау шиханы – Стәрлетамак маршруты буенча сәяхәт оештырылды.

Миякә пенсионерлары күңелле яши
Миякә пенсионерлары күңелле яши

Торатау – Җирдәге иң борынгы тауларның берсе, аңа якынча 285 миллион ел. Тауда ташка әйләнгән борынгы флора һәм фауна эзләре белән танышырга мөмкин. Биредә үсемлекләрнең 400гә якын төре үсә һәм 400дән артык төрдәге кыргый хайван яши. Торатау шиханы – туристларның яраткан урыны. Шихан итәгендә чолык умарталыгы урнашкан. Умарталыкка экскурсия вакытында экскурсантлар умартачылык тарихын, башкорт токымлы умарта кортының нәрсә икәнен белә. Шулай ук уктан ату буенча мастер-класс үткәрелә.

Аннары Стерлитамакның тарихи өлеше буенча җәяүле экскурсия булды. Стерлитамак – республиканың беренче башкаласы, Башкортстанда троллейбуслар җибәргән беренче шәһәр. Экскурсиядә катнашучылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән кайттылар. Табигатьнең матур почмагында булдылар һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Әлеге сәяхәт “Демография” һәм “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектлары буенча оештырылды.

 Чыганак: Башкортстанның Миякә районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/511793#scroll

Миякә пенсионерлары күңелле яши
Миякә пенсионерлары күңелле яши
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: