Барлык яңалыклар

Тәтешле матурая

7,3 мең кеше яшәгән Тәтешле район үзәгендә, гомумдәүләт проекты кысаларында җәяүле һәм велосипедта йөрү өчен юллар төзиячәкләр.

Тәтешле матурая
Тәтешле матурая

 “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дип аталган гомумдәүләт федераль программасы кысаларында проектны гамәлгә ашыруга 9,8 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта дәүләт сатып алулары мәгълүматларында бәян ителгән. Йөрү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен иҗтимагый киңлек булдыру идеясен халык үзе тәкъдим иткән. Бу территориядә берничә участок берләштереләчәк. Аны чистарту, юлларны ябу, яктырту кирәк. Бүгенге көндә өслек өчен грунт эшләү, нигез катламнарының түшәмәсе һәм тигезләүче катлаулары төзелеше төгәлләнгән. Бөтен периметр буйлап бордюрлар урнаштыру дәвам итә.

– Шушы сукмактан күп еллар буе Югары Тәтешле авылы халкы эшкә, укуга йөрде, балаларны бакчага алып бардылар. Салкын вакытларда һәм караңгы төшү белән кыенлыклар барлыкка килә иде. Хәзер инде өлкәннәр һәм балалар бу территорияне уңайлы һәм хәвефсез уза алачак, – дип белдерде Тәтешле районы хакимиятенең  төзекләндерү секторы баш белгече Нияз Хаертдинов.

 

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: