Барлык яңалыклар

Кушнаренкода сквер яңартыла

Скверда «Шардагы фәрештә (Ангел на шаре)» һәм «Урмандагы аюлар (Мишки в лесу)» топиарийлары булачак.

Кушнаренкода сквер яңартыла
Кушнаренкода сквер яңартыла

Кушнаренко авылының  Октябрь урамындагы сквер  төзекләндереләчәк. Яңарту эшләре "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты буенча башкарылачак. Бу хакта Кушнаренко районы хакимияте хәбәр итә.

Объектны былтыр кушнаренколылар электрон тавыш бирү юлы белән сайлаган. Проект инфраструктураны тулысынча яңартуны, велосипед юллары булган киң тротуарны төзекләндерүне, эскәмияләр, ял итү урыннары урнаштыруны, тышкы яктыртуны, «Шардагы фәрештә (Ангел на шаре)» һәм «Урмандагы аюлар (Мишки в лесу)» топиарийларын булдыруны күздә тота.

«Ышанам ки, яңа сквер якын араларда Кушнаренко районында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен җәлеп итү урынына әвереләчәк, безнең авылны тагын да күркәмрәк һәм матуррак итәчәк», -- дип билгели проект координаторы Рамил Булатов.

Кушнаренкода сквер яңартыла
Кушнаренкода сквер яңартыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: