Барлык яңалыклар

Юллар, юллар

Шәфиев урамындагы юл өлешен  2 октябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Юллар, юллар
Юллар, юллар

Уфада 4 һәм 5 июльгә Шәфиев урамындагы 14нче йорттан Парковая белән кисешкәнгә кадәр хәрәкәт участогын тулысынча ябачаклар. Монда юлларны асфальтлау бара. Биредә барлыгы 4400 кв.м яңа асфальт түшәячәкләр, борт ташларын алыштырачаклар, техник полосалар төзиячәкләр, тротуарларны һәм җәяүлеләр киртәсен төзекләндерәчәкләр, эшләрне тәмамлап, юл билгеләре куячаклар (“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты буенча). Шәфиев урамындагы юл өлешен  2 октябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.

Стәрлетамакта да гомумдәүләт  проекты буенча Водолаженко урамын төзекләндерәләр. Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 50% тәшкил итә. Монда демонтаж һәм борт ташларын монтажлау, тигезләүче катламны салу эшләре башкарылган. Агымдагы елда Стәрлетамакта гомуми озынлыгы 17 км булган 39 юл участогы төзекләндереләчәк, шуларның 8 объекты — “Хәвефсез сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча.

 

Фото: Минтранс

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: